Главная > Современники > Аббясов Марат > Сәлам сиңа, туган җирем
Аббясов МаратАббясов Марат

Сәлам сиңа, туган җирем

Сәлам сиңа, туган җирем! Мин нигеземә кайттым бүген. Я, хәлләрең ничек? Үзгәрдең... Күрәм, яңарды да үскән йортым. Сәлам сезгә, каеннарым! Сезне күреп рәхәтләнә җаным. Иреклек бирә матур табигатем, Җилләр сафландырган кырларым. Сәлам сезгә, туганнарым! Сезнең белән җайлана хәлем. Рухи көчем, рухи тынычлыгым. Ачыла да эчкерсез хисләрем. Ярый, хуш, туган җирем! Яңа көчләр җаныма бирдең. Кайчан кайтырмын әле, билгесез, Ләкин син эчемдә гел үлемсез. 2022 ел
20.02.2023 04:14
10
Оцените, пожалуйста, это стихотворение.
Помогите другим читателям найти лучшие произведения.

Только зарегистрированные пользователи могут поставить оценку!

Авторизоваться

© 1134097291

Комментарии

Комментариев пока нет. Будьте первым!
Для комментирования авторизуйтесь