Главная > Современники > Аббясов Марат > Бербөтенлек
Аббясов МаратАббясов Марат

Бербөтенлек

Нинди серләрне яшерә төнге табигать, Ошбу агачлар, юллар, күктәге йолдызлар, Үле тынычлык, яктыртылган урамнар, Тарихлы һәйкәлләр, искиткеч биналар... Ниләр сөйли миңа мәңге узган заманнар, Нидер пышылдыйлар колагыма изге айлар. Кем без, кешеләр? Кешеләрме яисә хайваннар? Рухи бердәмлек таркаламы яисә инде таркалган? Үксеп елый минем Ватаным, туган ягым, Канкоештан котыла алабызмы, Раббым? Бөтенләй саташып беткән нурлы гасырым, Моңсулыкка әйләнгән игелекле, үзәктәге кояшым. Ә вакыт безгә шашкан күзләре белән карый, Нәстә җитми, ди, сиңа, Әдәм баласы, Яшәү срогы эчендә тора алмыйсың яхшы, Һәрвакыт ихтыяҗ зурая, югалттың оятыңны. Ләкин ишетмәбез дә ишетергә теләмәбез элекке чакларны, Күпме гыйбрәт булмаса да, исәпкә алмыйбыз аны. Фаҗигале вакыйгаларның кабат-кабат басулары, Гаепле кеше үз битарафлыгы аркылы. Моңа бакмыйча да, табигать белән мин бербөтен, Шул урманнар, кырлар, мәетләр арасында минем гомер. Биредә ирекнең чиге, дөньяның киңлеге, Монда бакый мәгънәнең качырылган серләре...
29.03.2023 02:04
1
Оцените, пожалуйста, это стихотворение.
Помогите другим читателям найти лучшие произведения.

Только зарегистрированные пользователи могут поставить оценку!

Авторизоваться

© 1134098196

Комментарии

Комментариев пока нет. Будьте первым!
Для комментирования авторизуйтесь