Главная > Современники > Аббясов Марат > Чәй эчәргә вакыт җиткәндә
Аббясов МаратАббясов Марат

Чәй эчәргә вакыт җиткәндә

Җыелабыз барыбыз да өстәл янына, Чәйләребез кайнар, туп-тулы чашка. Бабай, гадәттәгечә, фәлсәфи кыяфәттә, Нәрсәдер уйлана, хикмәт сатарга җыена. Сөйләшәбез без тик татар телендә, Башкача була алмый бит чәй-май эшләрендә. Фикер алышабыз да, шаяртабыз да, Күңелләребез ачыла, фани дөнья онытыла. Җырлар кабызабыз да чәй эчкәндә, Нафкат, Салават яңгырый бөтен ызбага, ТВ да бага алабыз шул ук вакытта... Наверный, шулай рәхәтләнми һичбер гаилә. Күршебез дә, әлбәттә, шулай ук шатлана, Вакыты җиткәч, безнең янга килә чәйгә. Ул да бабайның хикмәтен тыңлап тора Түгәрәк өстәл артында утырган чакта. Болай җыелабыз көне-төне өстәл янында, Чәйләребез кайнар, гел туп-тулы чашка. Шундый йола бездә мәҗбүри рәвештә, Чәй эчәргә билгеле вакыт җиткәндә. 2023
23.06.2023 01:28
6
Оцените, пожалуйста, это стихотворение.
Помогите другим читателям найти лучшие произведения.

Только зарегистрированные пользователи могут поставить оценку!

Авторизоваться

© 1134099727

Комментарии

Комментариев пока нет. Будьте первым!
Для комментирования авторизуйтесь